
«Хранитель и целитель душ»
О выставке
2024 нче ел Түбән Кама китапханәләр системасы тарафыннан рәссам «Әхсән Фәтхетдинов елы» дип игълан ителде. Әхсән Сарим улы Фәтхетдинов утыз ел буена Түбән Кама шәһәрендә Шәхес һәм Рәссам булып җитеште. Яңа төзелеп килгән яшь шәһәрдә аның беренче адымнары биналарны, диварларны, урам-мәйданнарны зур панно-рәсемнәр, агач уймалар, сыннар һәм орнаменталь композициялщр белән бизәү булды. Тимер-бетоннан, тоташ пыяладан торган биналарга милли төсмер, милли үзгәлек билгеләре сеңдерергә омтылды. Китапханәдә Әхсән Фәтхетдинов иҗатына багышланган «Хранитель и целитель душ»/«Ияләр иясенең күңел гаме» исемле иллюстратив китап күргәзмәсе эшләнде.