
«Осталар җыелган җирдә»
О выставке
Быел Алабугада 2-4 август көннәрендә XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Шул уңайдан А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә китап күргәзмәсе оештырылачак. Бөтенроссия Спас ярминкәсе чатырлары Алабуганың борынгы өлешендә – Шишкин буалары янында һәм каланың үзәк урамнарында корыла. Ел саен анда 200 меңгә якын кеше катнаша һәм кунак була. Ярминкәне Алабуга сәүдәгәрләре ХIХ гасыр уртасында ук башлап җибәрә. 1917 елга инкыйлабка кадәр аңа бөтен Россиядән сәүдәгәрләр җыела торган була. Традиция 2008 елда торгызыла. Хәзер аның төп катнашучылары – Россия һәм чит илләрдән килгән декоратив-гамәли иҗат һәм халык сәнгате һөнәрләре осталары, төрле һөнәрчеләр. Сезне күргәзмә белән якынрак танышырга китапханәдә көтеп калабыз.